Меню Закрыть

Рамазан аенда авыз ачтыру

Рамазан аенда авыз ачтыру бик саваплы күркәм гамәл. Мондый чараларны оештыру мөселманнарны берләштерә һәм араларын ныгыта.

«Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», — диелә хәдистә.
Аллаһы Тәгалә ул кешенең гөнаһысын ярлыкар, оҗмахта Пәйгамбәребезнең Кәүсәр чишмәсеннән эчерер. Бу кеше кыямәт көнендә халык сусаганда, һич сусамас. Ә инде кешенең ураза тотучыны туйдырырга куәте булмаса, фәкыйрь булса, бер йотым сөт, яки җимеш, яки су белән бер ураза тотучының уразасын ачтырса, аңа да савап булыр.

4 апрель көнне Вояды авылының ак инәйе –Валина Флүрә Нәкип кызы  авыз ачтырды.

Бу мәжлестә авылыбызнын мулласы белән остабикәсе дә катнашты.
Иң тәүдә җыелучылар мулланың вәгазен тыңлады.

Дога кылуга, кояш та баеды,килгән кунаклар намаз тыңлады. Аннары җыелучылар ак инәй гаиләсе  пешергән ризыктан һәм алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып торган мул табын артына утырды.

 

бик

30310cookie-checkРамазан аенда авыз ачтыру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *