Меню Закрыть

21 март — Бөтендөнья шигърият көне

21 март — Бөтендөнья шигърият көне.
Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар чыгарыла. Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында — Парижда үткәрелә.
“Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре…” — Марсель Галиев.
Хөрмәтле авторларыбыз, язучылар, шигъриятне сөюче укучыларыбыз, Сезне чын күңелдән Бөтендөнья шигърият көне белән котлыйбыз!

Ә хәзер бәйрәм белан котлап сезга Вояды авылында туып үскән,бүгенге көндә Ырымур
якларында яшәүче Казбекова (Нургалиева)Фирүсә үзе язган “Мин яз кызы» , “Әни дигән олы исем” дигән шигырларен укып ишеттерә.
voyadinskaya.yanbibl.ru

https://vk.com/id484630190?w=wall484630190_548%2Fall

29740cookie-check21 март — Бөтендөнья шигърият көне

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *