Меню Закрыть

Видео-поздравление с днём учителя

Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, киләчәге хәл ителә,  укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.

Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

 

Хөрмәтле укытучылар!

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Сезгә бәхет, сәламәтлек,

Озын гомер телибез.

https://vk.com/id484630190?w=wall484630190_310%2Fall

 

19860cookie-checkВидео-поздравление с днём учителя

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *